Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Илем батырларын барлый»

Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Китапханәдә менә шул хакта «Илем батырларын барлый» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды, әлеге бәйрәмнең тарихы һәм Россия геройлары турында сөйләнде. Шулай ук СВО да катнашучы бүгенге көн геройлары турында танып- белү сәгате узгардык. Тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә  китап укучылар әдәбият белән танышып, андагы бүләкләр һәм исемнәр турында белделәр.