Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» урам фестивале.

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тәкьдим иткән, 2024 ел Россиядә-«Гаилә елы», районыбызда «Батырлык һәм бердәмлек елы»на багышлап уздырылган «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивале Урта Баграж авылында узды. Китап бәйрәмен Югары Баграж, Сарсаз Баграж, Югары Налим һәм Сармашбаш авылы китапханәләре  бергәләп оештырдылар. Фестивальдә күп төрле номинацияләр аша авылларыбызда, туган ягыбызда үрнәк гаиләләр, гаилә тарихлары, гаилә династияләре, мәдәнияты, гореф-гадәтләре яктыртылды. Төрле темаларга - гаилә  күргәзмә стендлары, китап инсталяцияләре, ретро фотоальбомнар, картаналардан, крючок белән бәйләнгән уенчыклардан, балалар ясаган рәсемнәрдән  күргәзмәләр «Кулларыннан гөлләр тама», «Минем туган ягым. Минем гаиләм». «Гаиләм минем-якты оям». «Туган җирем бер генә» дип исемләнде. Роза Волкова, Наталья Ветлугина, Андрей Кузьминнарның күңел җылысын салып язган картиналары, Югары Налимнан Разыя Рамазанованың матур итеп чигеп эшләнгән тушлекләреннән күргәзмәләр, бәйрәмебезне тагын да бизәде.

Бәйрәм «Туган гаиләгә һәм туган якка мәхәббәт» темасына «Бәхетле гаилә сере» шигыре астында флешмоб белән башланды.

Китап бәйрәме нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Намус абый Насыров, Марс Гуриев, Разыя апа Рамазанова, Кадрия апа Гыйльманова, Мария Князева, Андрей Кузьминнарның  моңлы тавышлары бәйрәмне тагын да бизәделәр.

«Минем Ватаным - минем гаиләм» шигъри марафонында җирле шагыйрьләребез: Сармашбаштан- Кадрия  апа Гыйльманова, Югары Налимнан -Разыя  апа Рамазанова, укучыбыз Аяз Галиуллин ,  Урта Баграждан- Анна Кондрабаева, Андрей Кузьмин  чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.

 Елена Степановна Кузьмина, София Михайловна һәм Алексей Николаевич Утягановларның гаилә тарихын тамашачылар бик яратып тыңлады.

Наталья Ветлугина картиналар ясау, Разыя Рамазанова матур итеп тушлеклэр чигу буенча  кунакларга мастер-класс күрсәттеләр.

 

Китапханәчеләребез- Марина Халикова, Тәнзилә Садыкова ,Рузилә Фәсхединова, Людмила Емельяновалар китап бәйрәмен тагы да бизәп   милли киемнәргә  күргәзмә(дефиле)дә  бик  матур чыгыш ясадылар.

 

Багражлылыр  тарафыннан күрсәтелгән «Кыз биру» йоласы  бүгенге көндә дә сакланган әлеге күренешне - чынбарлыкны хәтерләтте. Үзешчән артистлар бик оста уйнадылар.

Баграж  авыл жирлеге башлыгы  Павел Николаевич Минеев җирлегебездәге күркәм гаиләләрнең күп булуын, матур, тату гомер кичерүләрен сөйләп, саулык- сәламәтлек  теләп, бүгенге фестивальдә катнашучы гаиләләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Элеккеге гореф- гадәтләрне, йолаларны без китаплардан укып, фотосурәтләрдән күреп беләбез. Бүгенге көнне истәлеккә калдырып, бәйрәмебезне «Мин үз гаиләмне яратам» дип исемләнгән фотозонада күмәк фотога төшү белән төгәлләдек.