Час поэзии "Туган ягым табигате"
Китапханәдә туган якның матурлыгы турында язылган шигырьләр укыдык. Туган як турындагы шигырьләр безне матурлыкны күрергә өйрәтәләр, Ватанга, табигатькә, кешеләргә һәм хайваннарга мәхәббәт тәрбиялиләр, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Гомумән, поэзия һәр кешегә уңай йогынты ясый, сөйләм байлыгын үстерә һәм күзаллауны киңәйтә. Шигырьләр ярдәмендә рухи яктан байый, шәхес буларак үсә.