Фестиваль «Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!»
24 июньдә,Урта Баграж авыл китапханәсендә, район китапханәләре арасында уздырылучы «Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!»дип исемләнгән фестиваль үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Китап укучылар, килгән кунаклар “Сәламәтлек-зур байлык”, "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” “Табигать даруханәсе,дару үләннәре”,Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәләре, шулай ук балалар өчен “ Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә белән таныштылар.Балалар сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында сорауларга жаваплар бирделәр.
Екатерина Васильевна Фролова дару үләннәре һәм үлән чәйләренең шифасы турында сөйләп, мастер-класс күрсәтте. Тузганак, әрекмән тамырыннан ясалган чәйләренең әзерләү ысулларын сөйләп, үләннәрдән әзерләнгән чәй тәкъдим итте. Балалар “Добрый доктор айболит”дигән курчак тетрын бик матур уйнадылар. Тамашада начар гадэтлэрнен сәламәтлеккә зыяны,аның нинди кыен хәлләргә китерүен күрсәттеләр, аннан арыну серләрен чиштеләр.“Сәламәт яшәү рәвешенә-Салют!” фестивале - балалар флешмобы белән төгәлләнде.
Килгэн кунакларга, балаларга бэйрэм бик ошады,чәй өстәле артында дәвам итте.