Книжная выставка «Тукай живёт в наших сердцах» «Тукай безнең күңелләрдә»
Тукайның бөеклегенә һәм аның милләтебез горурлыгы, куанычы булуына без вакыт узган саен ныграк ышана барабыз. Г.Тукай - үз ватанына, туган теленә, халкына чын күңелдән бирелгән шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен яраткан һәм үзенең иҗатында да чагылдырган. Габдулла Тукай безнең арабызда булмаса да, аның үлемсез әсәрләре - шигырьләре йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә аның шигырьләрен укый һәм бөек Тукайны олылап искә ала. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына карата авыл китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә!» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.