«Җырым белән җиңдем дошманны»
Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә. Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 118 ел тулу уңаеннан Урта багрыж авыл китапханәсендә «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучылар белән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең әсәрләре һәм аның тормышына багышланган китаплар урын алды. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, көрәштәшләре белән таныштырылды, шигырьләр укылды.