Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Хәтер барлый яуда калганнарны»

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы елларында киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. 22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Бу көн булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә онытырга ирек бирми торган тарихның зур өлеше булды. Балалар белән сугыш турында шигырьләр укыдык, китап күргәзмәсе белән таныштык.  Бер минут тынлык белән ветераннар истәлеген хөрмәтләп һәйкәлгә чәчәкләр салдык. "Свечапамяти" акциясенә кушылдык.