"Җиләкле тау сере"
Гөлсинә Галимуллина китап укучыларга күп санлы китаплары аша таныш. Аның бай эчтәлекле китапларын кем генә яратып укыймый икән? Бүген Урта Баграж авыл китапханәсендә Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» повесте буенча китап укучылар конференциясе узды. Конференциядә авторның тормыш юлын китапханәче Мария Князева укучыларга җиткерде. Шуннан соң , «Җиләкле тау сере» повесте буенча әңгәмә башланды. Әсәр укучыларга бик җиңел бирелә. Гади колхозчы гаиләсендә үскән, хезмәт юлын сыер савучы булып башлаган Айбикә җитәкче итеп куела. Җитәкче хатын-кыз образы аша авыл тормышы, аның гади, ихлас кешеләре тасвирлана. Айбикә образын Бухарова Клавдия, Айбикә белән Тимерҗанның бер-берсенә булган мәхәббәт тарихын Моисеева Альбина матур итеп сурәтләп бирделәр. Әңгәмәбез бай эчтәлекле булды. Һәр укучы үз фикерен ачык итеп әйтеп бирә алды.