Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь»

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда- 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа.Ул-күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе — поэзия. Ул- классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул- кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза- заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре. Чыннан да, Мөхәммәт Мирза шигърияткә, иҗатка гашыйк кеше.

Шагыйрь М. Мирзаның 70 еллык юбилее уңаеннан китапханәдә «Сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь» дигән китап күргәзмәсе эшли. Шигырь укырга яратучылар күргәзмә һәм шагыйрьнең иҗат юлы белән таныша алалар, шигырьләрен бергәләп укып фикер алышып була.