Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

“Наркотиклар заман афәте”

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата, Урта Баграж авыл китапханәсендә, “Наркотиклар заман афәте” дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар, балалар кулы белән ясалган рәсемнәр урын алды. Күргәзмәнең төп максаты- укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.