"Чын йөрәктән"
17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән…”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һәм башка әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Аның публицистик язмалары, фәлсәфи фикерләре беркайчан да үз кыйммәтләрен югалтмаслар. Алар — безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар. Китапханәдә язучның әсәрләреннән торган «Чын йөрәктән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әңгәмә оештырылды.