Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Кеше китә-җыры кала"

Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1960-1990 елларда татар җыр сәнгатен тулысынча биләп ала. Радио, телевидение, концертларда аның сүзләренә язылган җырлар бик еш яңгырый, алар халыкның мәхәббәтен тиз яулады. Чөнки күренекле композиторлар иҗат иткән моңлы көйләр, Гөлшат Зәйнашева язган тирән фикерле сүзләр халыкчан, аңлаешлы, җырчылар да аларны бик теләп, яратып, оста башкаралар.  Җырларында чын мәхәббәт, дуслык, туган илгә тугрылык, аны ярату хисләре яңгырый, алар тыңлаучыны уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, яшәргә көч бирә.  Һәр җырчы аның иҗатыннан үзенең репертуарын баета, концерт программасын бизи. Шагыйрәнең шигырьләре, җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши. Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел булу уңаеннан китапханәдә «Кеше китә-җыры кала» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук шигырьләрен дә кычкырып укыдык,матур җырларын да җырладык.