«Җиңү килде җирне нурга күмеп! »
Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул- сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.
Бөек җиңүгә 77 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Хөрмәтле китап укучылар! Сезнең өчен китапханәдә «Җиңү килде җирне нурга күмеп! »дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез! Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде.