Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Китапханәдә- театр"

Кадерле балалар! Китап сөюче дуслар! Зәй районы китапханәләре арасында “Китапханәдә –театр”дип исемләнгән конкурс-фестивальләре уткәрелә.

Конкурс-фестивальдән Урта Баграж авыл китапханәсе дә читтә калмады. 18 нче март көнне китапханәдә зур бәйрәм узды.  Әти-әниләр, килгән китап укучылар, тамашачылар алдында “Башак”әкиятен курчаклар белән, “Ипекәй” әкиятен күләгә ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттек.

Балаларның уйнавына сокланып карап утырдык. Алар шулкадәр үзләренең рольләренә кереп, бирелеп, бернинди тарсынусыз уйнадылар.

“Башак”әкиятендә Әтәч-Гимадеев Дима, Тычканнар-Ветлугина Кира һәм Фролова Даша башкардылар.

Шушы ук балалар “Ипекәй”әкиятен  күләгә ярдәмендә уйнап күрсәттеләр. Балалар бакчасына йөрүче Моисеева Эмилия узенең ролен бик оста итеп башкарды.

Әкиятләрне укып, сәхнәләштереп ,төп ризыгыбыз-икмәкне олылау, сакчыл караш,  хезмәт сөючән, бер-беребезгә игътибарлы, тыңлаучан, чит-ят кешеләрдән алданмаска кирәк икәнлегенә төшендек.

Мин балаларга,әти-әниләргә,укытучы апаларына зур рәхмәтемне белдерәм.

Без тагын тиздән яңа әкиятләр укып, сәхнәләштерергә сүз куешып таралыштык.