Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Ак чәчәкләр"

 

Китапханәдә язучы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел уңаеннан «Ак чәчәкләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Китап  укучылар белән бергә Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә кордык, фикер алыштык.

Без яратып укыган «Ак чәчәкләр» романын 1966 елда яза.Бу роман медицина хезмәткәрләренә багышлана.Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы кеше турында кайгыртучанлык,кешелеклелек фикерләре һәм хисләре белән сугарылган. Романның үзәгендә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, ак күңелле кеше образлары ята. Әсәрнең исеме дә шуны аңлата: тереклек һәм бәхет билгесе булган ак чәчәкләр!