Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"Яланаяклы балачакка..."

Балачак! Нинди гүзәл чак! Рәхәтләнеп яланаяк яшел чирәм өсләреннән йөгерә-йөгерә элдерткән чаклар! 

Без бүген китапханәдә Нур Әхмәдиевның шигырьләрен кычкырып укып ,"Яланаяклы балачакка " кайтып килдек.

Аның  шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй язылган. Бик рәхәтләнеп "Бәхет төне", "Каенлы юл", "Каз үләне" җырларын искә төшереп җырлап та алдык.