Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

"И туган тел, и матур тел!"

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләрдә мәңгелеккә урнашкан.Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана,сүнмәс йолдыз булып балкып тора.Әле беренче сыйныфта укырга өйрәнгәндә үк укучылар ,бөек шагыйрь белән бергә :

И туган тел,и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. -дигән юлларны чын күңелләре белән кабатлыйлар.Безнең күңелләрдә туган илгә,туган халыкка ,туган телне ярату әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.

Авылыбыз китапханәсендә"Тукай шигырьләре- серле дөнья" дип исемләнгән рәсем, "И туган тел,и матур тел!" дип аталган китап күргәзмәләре эшли.