"Шушы яктан,шушы туфрактан без!"
Клара Булатованын үзе туып-үскән төбәгенә багышлап язылган шигырьләре бик күп. "Сарманым", "Туган җиремә", "Шушы яктан,шушы туфрактан без". Бу шигырьләрдә канатлы яшьлек ашкынуы һәм изге туган җир туфрагы бербөтенгә әверелеп яши: туган якның агымсулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу,туган як таңнары кебек аның йөзе алсу,кукләрнең зәңгәрлеге күзләрендә,кырларның иркенлеге-күңелендә... Клара Булатова шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Шагыйрә матур-матур җырлар авторы.