"Әнием кояшым,алтыным"
Кадерле әбиләр,әниләр,апалар,сеңелләр! Барыгызны да чын күңелдән иң назлы,иң якты кояшлы бәйрәм белән котлыйбыз! Шушы бәйрәм уңаеннан без "Әкият"балалар бакчасында әниләргә багышлап бик матур эчтәлекле шигырьләрне кычкырып укыдык,әңгәмә кордык.
Ана! Һәркем өчен иң изге,иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче,елаганда юатучы,татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бируче газиз әниләр! Бүгенге шигырьләребезне сезгә багышлыйбыз!
Әни,син минем җирдәге
Иң якын кешем!
Әни, син минем күктәге
Якты кояшым!