Бергәләп укыйбыз:"Шагыйрь кайчан бәхетле була?"
"Шагыйрь кайчан бәхетле була?"
Борынгылар дөрес әйткән:
"Телен саткан- илен сатар."
Горурланып яшим җирдә:
Анам татар,атам татар!
"Бәхетле мин ,хәтта җиргә Татар булып килгән өчен..."дип яза ул. Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре -гади,хикмәтле, табигый яңгырашлы."Яратканга күрә" исемле китабы өчен Татарстан язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.Шигырьләрен бергәләп укып, шагыйрьнең бик бәхетле булуына төшендек.