Әдәби музыкаль кичә «Габдулла Тукай – сөекле шагыйребез»
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан, район китапханәчеләре арасында «Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы» дип аталган иҗади конкурс башланды. Конкурсның максаты – Г. Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү; шигырь, әкиятләренең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.
5 март көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә «Г.Тукай – безнең яраткан шагыйребез» дип аталган әдәби музыкаль кичә узды. Шагыйрьнең китапларыннан «Тукай – шигъри чишмәбез», «Тукай иҗаты – балаларга» дип исемләнгән китап күргәзмәләре, «Исемдә калганнар» китабына нигезләнеп «Тукай – безнең күңелләрдә» дип исемләнгән стенд төзелде. Тукайның төрле әкият персонажларын - Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Шаян песиен, Кызыклы шәкерт, Су анасы һәм башка бик күп шигырь-әкиятләреннән инсталляцияләрне күрергә була иде.