Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Библиотечный урок «Туган тел көне»

2024 елның 21 февраль көнне китапханәдә халыкара туган тел көне үтте.  «Туган телем - иркә гөлем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, «Туган телне белү ни өчен мөһим? » дигән сорауга фикер алышу булды, чара ахырында катнашучылар Г.Тукай һәм Н.Нәҗминең туган тел турында язылган шигырьләрен укыдылар.