Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Әдәби кичә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып»

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан, китапханәдә китап укучылар белән «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып» дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең «Вәхшәт», «Күршеләр», «Кызыл ромашка» шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрелде. Соңыннан катнашучылар шагыйрнең китапларын өйдә укырга дип яздырып алдылар.