Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Экологический урок «Кышлаучы кошлар көне» («День зимующих птиц»)

«Кышлаучы кошлар көне» дигән Бөтенроссия экологик бәйрәм ел саен илебездә 15 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия экологик календаре буенча нәкъ 23 ел элек – 2003 нче елның 15 гыйнварында барлыкка килгән.

Бу дата уңаеннан китапханәдә «Кышлаучы кошлар көне» дигән экологик сәгать узды. Безнең җирлектәге кышлаучы кошлар белән бәйле шигырьләр укыдык, табышмакларга җавап эзләдек, кышкы вакытта кошларга кеше ярдәме кирәклеге һәм кошларны ашату кагыйдәләре турында сөйләштек.