Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Чын күңелдән" - бәйрәм кичәсе

Ноябрь һәм декабрь айлары бәйрәмнәргә бай. 30 ноябрь иң кадерлеләребез – әниләр бәйрәме булса, 3 декабрь - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче күп аларның. Безнең авылыбызда да бар андый кешеләр. Шул уңайдан, Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Чын күңелдән” дип аталган бәйрәм концерты булды.