Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция «Письмо солдату»

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә балалар белән хат яздык.

Китапханәгә йөрүче балалар белән «Солдатка хат» акциясенә кушылдык. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җылы эчтәлекле хатлар яздык.

Хәрбиләргә хат язарга матур бланклар чыгарып бирдек. Балалар белән хатлар язып, аларны өчпочмаклап төреп, артларына рәсемнәр ясадык».

Балалар язган хатларда түбәндәге юллар бар: «Исәнме, солдат! Сиңа 8 класста укучы малай хат яза. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим. Туган ягыңа исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа!». «Кадерле солдат! Без сезгә ышанабыз һәм кайтуыгызны көтәбез. Җиңү белән әйләнеп кайтырсыз, дип өметләнәбез!»