Час здоровья «Наш выбор–мир без наркотиков»
Китапханәдә наркотикларның зыяны турында сәламәтлек сәгате узды. Бу чарада китапханәче наркотик матдәләрнең организмага тәэсире, көчле бәйлелек китереп чыгаруы, шуның аркасында дөньяда күпме кешенең җәфа чигүе турында сөйләде. Һәрбер кешенең дә сәламәтлеге иң беренче чиратта үзеднән торганлыгы, аның өчен спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт тормыш алып барырга кирәклеге аңлатылды. Чөнки сәламәтлек — ул иң зур байлык.