Книжная выставка-портрет «Үзенчәлекле талант» («Самобытное дарование»)
5 август көнне китапханәдә шагыйрь һәм драматург Салих Баттал иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Танылган прозаик, талантлы шагыйрь һәм драматург, татар халкының данлыклы улы Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) 1905 елның 5 августында туа. Ул гомере буе милли яңарыш, үз халкының бәйсезлеге һәм милләтләрнең тигез хокуклы булуы яклы була.
Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән язучының иҗатын чагылдырган материаллар белән таныштылар, аның шигырьләрен кычкырып укыдылар.