Выставка-обзор «Яшьнәп үткән яшьлек»
Авыл китапханәсендә язучы - прозаик, тәрҗемәче Вакыйф Нуруллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Яшьнәп үткән яшьлек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды. Вакыйф Нуруллин узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданына чыккан һәм үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларының берсе. Ул татар, рус һәм башка телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы.