«Әйдә, җыен юлга, сәламәтлек көтә алда»
17 апрель көнне Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә «Әйдә, җыен юлга, сәламәтлек көтә алда» фестиваль-конкурсы кысаларында сәламәтлеккә багышланган матур чара узды. Бу чараның максаты – балалар һәм яшьләрнең буш вакытларын файдалы, сәламәт итеп үткәрү. Сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, спортка уңай караш тәрбияләү. Аларны китапханәгә тарту, китап белән эшләргә өйрәтү.
Балалар рус халык әкияте «Теремкәй» буенча сәламәт яшәү рәвешен күрсәттеләр. Урман-күлләрдә яшәүче хайваннар «Сәламәтлек аланы»на җыелып туплы да уйнадылар, кишер дә утырттылар, файдалы яшелчәләр турында да сөйләштеләр. Ильвина, Динара, Эльнара, Эльвина, Марсель, Таня, Артур һәм Аделина үз рольләрен бик матур итеп башкардылар.
«Язучылар иҗатында сәламәт яшәү рәвеше» һәм «Спорт һәм иҗат» бәйгеләрендә сүз якташыбыз, авылдашыбыз, «Чаңгы юллары» китабының авторы, 1972 елда Саппоро шәһәрендә узган олимпиада да эстафетада алтын медаль, 15 км арада көмеш медальләр яулаган Федор абый Симашев турында барды. Федор абый турындагы истәлекләрне искә төшердек, китабыннан өзекләр укыдык. Шулай ук Мөслимдә туып безнең якларда яшәгән, укыган спорт буенча журналист Илдус Илдарханов турында да балаларга бик күп мәгълүмат бирелде.
«Сәламәтлек турында шигырьләр каруселе»ндә Альберт Меньшов, Вадим Мартемьянов, Аделина Мухаметшина бик матур шигырьләр укыдылар. Андрей Кузьминның үзе язган «Нас миллионы» шигыре беркемне дә битараф калдырмады.
Роза Васильевна чәй төрләре, дөрес итеп чәй кайнату серләре белән уртаклашты, файдалы дару үләннәре турында сөйләде. Чәй буенча мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Сәламәтлек темасына багышланган «Язучылар иҗатында сәламәт яшәү рәвеше», «Спорт һәм иҗат», «Хәрәкәттә - бәрәкәт», «Китаплар дөньясында чәй», «Дөрес туклану - сәламәтлекнең нигезе» исемле китаплар күргәзмәләре оештырылган иде. Спортка бәйле төрле фотолар, мактау кәгазьләре балаларда зур кызыксыну уятты. Эдуард Белголов белән Андрей Кузьмин кичәне йомгаклап, Наил Шәймардановның «Бәхеттә-шатлыкта» исемле җырын башкардылар.
Чара азагында район методисты Ольга Николаевна чарага нәтиҗә ясап катнашучыларга алга таба да зур уңышлар һәм сәламәт булуларын теләде.