Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Выставка - обзор «Игътибар, яңа китаплар!»

             12 март көнне китапханәдә яңа кайткан китапларга күзәтү үткәрелде. Китап укучы дусларыбыз белән Илдус Миңнуллинның «Тынгысыз буран», Екатерина Аничкинаның «Кролик на луне» китапларыннан шигырmләр укыдык.

             Зурлар өчен Вәсимә Хәйруллинаның «Гомер аргамаклары», Алинә Хәбибуллинаның «Чәчләреңдә шомырт исе», Нур Ахмадиевның «Последний лист» шигырm китаплары, Әлфәт Закирҗановның  татар театрлары директорлары, баш режиссерлары, артистлары белән әңгәмәләр басылган «Театр – серле дөнья» дип аталган китаплары кайтты. Китапханәгә рәхим итегез.