Читательская конференция по книге Захиды Мусиной «Килен» («Сноха»)
3 март көнне, китапханәдә башкорт телендә иҗат итүче яшь язучы Заһидә Мусинаның «Килен» дип аталган повесте буенча китап укучылар конференциясе булды. Бу әсәрдә өйдә, гаиләдә кыерсытылуга дучар булган хатын-кыз тормышы сурәтләнә. Кечкенәдән кырыс әнисе тәрбиясендә үскән кыз бала үзенә бәхетле язмыш тели. Кызганычка каршы, усал каенана, эчәргә ярата торган ир гаиләсендә дә ул бәхеткә тиенми... Яшь хатын теләгенә ирешерме?
Бу сорауга бергәләп җавап эзләдек. Шушыңа охшаш мисалларны тормыштан китердек. Конферения бик җылы мәгаләмәдә узды. Катнашучылар “Килен” һәм башка бик күп китапларны өйдә укырга да яздырып алдылар.