Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Беседа «Әфганстан-безнең хәтер»

15 февраль - Әфганчылар көне.

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите... Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан меңләгән язмышлар. 15 февраль сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы. 15 февраль - Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.

Авылдашыбыз, Әфган сугышында һәлак булган Филиппов Николай Ивановичны искә алдык.