Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Республиканская акция «Нам есть чем гордиться»

5 февральдә Бөтендөнья кычкырып уку көнендә без яшь укучыларыбыз белән бергә Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе игълан иткән "Нам есть чем гордиться" акциясенә кушылдык. Акция Ватанны саклаучылар елына багышланган. Акция кысаларында китапханәдә татар шагыйрьләре Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләре яңгырады. Алар матур әсәрләреннән мирас калдырып кына калмыйча, Бөек Ватан сугышы вакытында Ватаныбызны батырларча саклаган бөек шагыйрьләребез.

Гизатуллина Ильвина Муса Җәлилнең "Батыр егет турында җыр", Мухаметшина Илнара Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары", Макарова Эльвина Фатих Кәримнең "Кереш җыр", Мухаметшина Динара Фатих Кәримнең "Разведчик язмалары"ннан шигырь һәм өзекләр укыдылар.