Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Час истории «Холокост: фаҗига, хәтер, язмыш»

Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.

Шул уңайдан, китапханәдә балалар белән "Холокост: фаҗига, хәтер, язмыш" дип аталган тарих дәресе узды. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьлар һәм массакүләм атышлар турындагы вакыйгалар чарада катнашучыларның берсендә битараф калдырмады. Дәрес сугыш чорында олылар да күтәрә алмаслык михнәтләрне күтәргән балалар, аларның ата – аналары туганнары турында төшерелгән фотолардан ясалган презентация карау белән тәмамланды.