Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Вечер-портрет «Ватан бәхете өчен» («За счастье Родины»)

Китапханәдә шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 120 ел туу уңаеннан «Ватан бәхете өчен» дип исемләнгән чара үтте.  Шәйхи Маннурның әдәби мирасы киң һәм күптөрле. 1928 елда аның «Тайга төбеннән» исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга, аннан соң «Йөрәк җырлары» (1934), «Олаучы малай» (1940) кебек лирик әсәрләр җыентыклары чыга. Бөек Ватан сугышы вакытында Ш. Маннур хәрби хәбәрче була. Газета битләрендә бик күп репортажлар, очерклар һәм шигырьләр бастыра. Шәйхи Маннур әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм тәрҗемә жанрларында эшли. «Игорь полкы турында сүз», И.А. Крылов мәсәлләрен, А. С. Пушкин һәм башка авторларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1960-1970 елларда Муса Җәлил турында «Муса» романын (1968, русчага тәрҗемәсе — 1983), «Агымсуларга карап» автобиографик повестен (1974, русчага тәрҗемәсе — 1991), «Чын мәхәббәт бармы?» (1980) повестен яза.

1957 елда ул үз акчасына туган авылы Тулбайда китапханә төзи, ә 1995 елда әлеге китапханә базасында Шәйхи Маннур мемориаль музей-китапханәсе ачыла.