Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция «Яңа елның беренче укучысы»

Яңа елның беренче көннәрендә китапханәбездә традицион рәвештә «Яңа елның беренче укучысы» дип исемләнгән акция уза. Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең бер формасы булып тора. Яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә китап уку мөмкинлеге бар. Беренче булып килүче биш китап укучыга истәлекле бүләкләр бирелде.

Китапханә китап укырга яратучыларга шатлыклы хис-кичерешләр бүләк итә. Яңа 2025 елда да китапханәбездә барлык китап укучыларны да көтеп калабыз!