Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Әниемә багышлап»

23 ноябрь көнне, Сарсаз-Баграж мәдәният йортында, әниләр көненә карата «Әниемә багышлап» дип аталган концерт булды. Концертта авыл үзешчәннәре, читтә яшәүче авылдашларыбыз һәм кунаклар да катнашты. Алар үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләребез дә хөрмәтләнде. Концерт бик матур узды.