"Родные просторы"
7 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә Зәй рәссамы Андрей Кузьминның «Туган киңлекләр» картиналарының шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Андрей Кузьмин мавыгучан һәм иҗади кеше. Үзен төрле өлкәләрдә сынап карый: җырлау белән мавыга, шигырьләр яза. Әмма Андрей Кузьминның таланты аның картиналарында аеруча ачык күренә. Ул туган авылы тирә-ягының пейзажларын аеруча яратып ясый. Шулай ук рәссам оста итеп автопортретлар, натюрмортлар, йорт хайваннары һәм башка бик күп нәрсәләр яза.