Читательская конференция по книге Зифы Кадыровой «Урланган яшьлек»
30 октябрь көнне Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә язучы Зифа Кадырованың «Урланган яшьлек» әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. «Урланган яшьлек» язучының җиденче китабы. Аңа ике повесть кергән «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?». Китапханәче авторның биографиясе белән таныштырды, әсәрдән өзекләр укыды.
З.Кадырованың китаплары иң күп укыла торган әсәрләрдән санала. «Урланган яшьлек» повесте тормышның үзеннән алып язылган. Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталганнан соң, китапны укыган укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төп геройлар һәм аларның тормыш рәвеше турында төрле фикерләр яңгырады.