Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Бәхетле көннәрем күп» әдәби очрашу.

18 сентябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында, «Әй син, гомер» һәм «Балачак иле» китаплары авторы язучы Фирдәүсә Бикмәтова белән бик матур очрашу узды.

Шигырь язам.

Хис һәм акыл көче кушылганда,
Шигырь туа минем күңелдә.
Җырым калсын кәгазь битендә, дип
Каләм алдым кулга бүген дә.

Тирә-юньдә бөтен нәрсә җанлы,
Йолдызлар да, җил дә, чишмә дә.
Алар җырын ничек эчтә саклыйм?
Шигырь язам, ямьле кичләрдә.

Күңел сызласа да, җырласа да,
Йөрәк еласа да тын гына,
Йөрәгемә салып куйган хисне,
Шигырь итәм үреп моңыма.

Хурлыйммы мин, зурлыйммы мин аны?
Катлаулымы тормыш, җиңелме?
Шигырь язам, миннән соң буынга
Җырым калсын, җиңеп үлемне.