Книжная выставка – «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» («Муса Джалиль и джалиловцы»).
Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл – халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да калку гәүдәләнә. Шуңа күрә герой-шагыйрьнең үлемсез иҗаты, җәлилчеләрнең тиңдәшсез, героик көрәше безнең өчен бүген дә гаять зур әһәмияткә ия. Китапханәдә җәлилчеләргә багышланган «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Балалар белән күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштык. «Моабит дәфтәре»ннән шигырләр укыдык.