Выставка-обзор «Шигырь язу - бер шөгыльдер, шагыйрь булу кыен».
Китапханәдә шагыйрь Газинур Моратның туган көненә – 65 ел тулу уңаеннан «Шигырь язу - бер шөгыльдер, шагыйрь булу кыен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Газинур Моратның «Йолдыз илчеләре», «Тылсымлы тел», «Тизрәк үсәсем килә» дип аталган балалар өчен язылган шигырь җыентыкларында туган ил, туган тел, хезмәт һәм сәламәтлек темалары яктыртыла. Балалар авторның «Тылсымлы тел», «Физкультура» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдыдар.
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат - Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты.