Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Читательская конференция «Минем яраткан китабым» («Моя любимая книга»).

Китап яратучы балалар белән «Минем яраткан китабым» дип аталган китап укучылар конференциясе үткәрдек. Балаларның һәрберсе дә үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Җәй көне берничә бала Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» дип яңа чыккан китабын бик яратып, кызыксынып укыдылар.

        «Киләчәктән килгән малай» повесте 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Үсмерләр өчен повесть» номинациясендә 2 нче урынны алды.

         Бу повестта сүз Альберт исемле малайның киләчәктән үткән вакытка кайткан маҗаралары турында бара. Балалар үзләрен малай урынына куеп карадылар, сорауларга  җавап бирделәр. Кызыксынып китапны өйгә укырга алып китүче дә булды.