Урок здоровья «Начар гадәтләрдән баш тарт, сәламәт тормышны сайла»
Сәламәт яшәү рәвеше - мөһим һәм җитди тема. Сәламәт яшәү рәвеше бүген-заман таләбе. Ул һәр кеше тормышында бәһасез байлык. 9 август көнне китапханәгә йөрүче балалар белән китапханәдә «Начар гадәтләрдән баш тарт, сәламәт тормышны сайла» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, «Спорт – безнең иң яхшы дустыбыз», «Спорт пантомимасы» һ. б. конкурсларда катнаштылар. Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында видеороликлар күрсәтелде. Балалар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: һәр кеше аның сәламәтлегенә нәрсә зыян салганын, ә нәрсә кирәк һәм файдалы икәнлеген белергә тиеш.