Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Урок мужества – «Ватанга хезмәт итү» («Будем служить Родине!»). День защитника Отечества.

Ватанны саклаучы көне алдыннан авыл китапханәсендә «Ватанга хезмәт итү» дигән батырлык сәгате узды. Чарада катнашу өчен бүгенге  көндә улы махсус хәрби операциядә булган Николай Петрович Григорьев чакырылды. Ул китап укучыларны солдат тормышы белән таныштырды, күп сорауларга җавап бирде. Бу чарада әтиләр, егетләр хөрмәтенә солдатның бөеклеген данлаучы шигырьләр яңгырады. Китапханәче катнашучыларны хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән таныштырды. Катнашучылар егетләребезнең исән-имин булып, җиңү белән кайтуларын теләделәр.