Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Тематический вечер «Мир начинается с семьи».

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Бүген китапханәбездә Гаилә елына багышлап, «Гаиләбез белән сайлауларга» - дип аталган республика күләм акциясенә кушылып тематик чара үткәрдек. Бу чарага авылыбызның күркәм гаиләләрнең берсе Чернова Людмила, кияве Ринат һәм оныгы Әмир белән килделәр. Кичәдә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек, күргәзмә буенча әдәби күзәтү ясалды. Китап укучыларга тема буенча әдәби, фәнни китаплар тәкьдим ителде. Гаилә, ата-ана, балалар, туганлык мөнәсәбәтләре турында сүзләр язып гаилә агачын ясадык. Бу чарада Сарсаз-Баграж мәктәбенең 9 сыйныф укучылары да катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.