Урок мужества «Шанлы еллар авазы».
Иҗатының беренче чорыннан ук (1927 – 1932 еллар) Фатих Кәрим – шагыйрь, көрәшче һәм патриот. Әдәбиятка килгән елларыннан ук үзенең зәвыклы, тырыш иҗатчы булуын күрсәтә. Аның Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми кебек якын дуслары Фатих Кәримнең хезмәт сөючән, эшлекле, пөхтә, үз-үзенә дә, иптәшләренә дә игътибарлы, таләпчән, олы җанлы кеше булуы турында язалар.
Китапханәбездә әдипкә багышланган «Шанлы еллар авазы» дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәгә йөрүче балалар белән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» исемле шигъри әкиятен рольләргә бүлеп укыдык.