Беседа - «Ак кыялар турында хыял» («Грезы о белых скалах»). 75 лет татарскому писателю, лауреату Государственной премии РТ им. Г. Тукая Ринату Сафиевичу Мухамадиеву (1948).
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев — танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1966 елда шул ук районның Түбән Ушма мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Язучы 1980 елдан бирле, берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасы белән җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11 нче съездында (1989 елның мае) Берлек идарәсе рәисе итеп сайлана. Ул шулай ук халыкара язучылар берлеге әгъзасы.
Язучының юбилее уңаеннан китапхандәдә «Ак кыялар турында хыял» дип аталган әңгәмә оештырылды. Шулай ук язучының күргәзмәгә куелган әсәрләре белән таныштык.