Литературный урок - «Җирдә миңа ни кирәк?».
20 ноябрьдә танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулды. Үз иҗатын ул лирик шигырьләрдән башлый, юмор-сатира жанрында эшли. Ләкин иң зур популярлык аңа балалар өчен язылган әсәрләр алып килә. Шагыйрь тарафыннан басылган илле китапның утызга якыны балаларга адресланган. Шәүкәт Галиев күп кенә әдәби бүләкләр һәм исемнәр иясе. Яшь укучыларны аның иҗаты белән таныштыру өчен китапханәбездә «Җирдә миңа ни кирәк?» дип исемләнгән әдәби уку узды. Шәүкәт Галиевнең Шәвәли турында һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдык.